Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланлыларга файдалы кычыткан ашы рецепты

Кычытканнан язгы аш бик тәмле һәм файдалы.

Ашка яшь кычытканның очын гына (беренче 4 яфрагын) җыялар. Ул йомшаграк һәм тәмлерәк була.

2 – 2,5 литр су яки шулпага: 3 – 5 бәрәңге, 1 кишер, 1 чи, 3 – 4 каты пешкән йомырка, 200 грамм яшь кычыткан, тәменчә тоз, борыч кирәк.

Шулай ук бакчадагы башка тәмлеткечләрне дә (петрушка, укроп, яшел суган кыягы) куша аласыз.

Кычыткан ашын суда да, ит шулпасында да пешерергә мөмкин. Беренчесе җиңел эшкәртелә, икенчесе туклыклырак була.

Кайнар шулпага бәрәңгене – шакмаклап, кишерне түгәрәкләп турап салырга. Якынча 10 – 12 минут кайнатырга.

Кычыткан ничек кенә чиста тоелса да, 5 - 7 минутка салкын суга салып торырга кирәк. Аннан агып торган суда чайкарга, кайнар суда пешекләргә, турарга һәм 1 йомырка сытып болгатырга. Калган тәмлеткечләрне дә яхшылап юарга һәм вак итеп турарга. Кычыткан һәм тәмлеткечләрне салып 5 минут кайнатырга кирәк. Тәменчә тоз, борыч өстәргә.

Кычыткан ашы әзер. Табынга чыгарганда һәр тәлинкәгә урталай бүленгән йомырка һәм бер аш кашыгы каймак салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр аш - су

2
X