Югары осланлыларга август аена халык сынамышлары
Җәйнең сонгы аена халык сынамышлары туры килер ме икән, әйдәгез күзәтеп карыйк.
- Августның беренче атнасында һава торышы үзгәрешсез торса, кыш озакка сузыла һәм карлы була.
- Август яңгырсыз булса, көз җылы һәм коры килә.
- Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.
- Августта яшеннәр күп булса, көз озакка сузыла.
- Августта агачлар, аеруча каенның яфраклары күп саргайса, көз иртә килә.
- Август явымлы килсә, гөмбә күп була.
-Август азагында торналар көтүләре белән көньякка оча башлый икән, кыш иртә килә.
- Имәндә чикләвек күп булса, уңыш уңа.
- Августта пәрәвез оча башлый икән, озакка сузылган кояшлы көннәр көт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев