Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды

Авыл җирлекләре башлыклары район башлыгы Марат Зиатдинов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров катнашында узган чираттагы киңәшмәдә хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Югары Ослан муниципаль районында КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашу нәтиҗәләре һәм кирәкле чаралар комплексы турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит чыгыш ясады. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Федотова Юлия үзара салым һәм грантлар буенча конкурс процедураларын үткәрү өчен документлар пакетын әзерләү турында сөйләде. Вакытлы матбугатка язылу барышы турында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин чыгыш ясады.

источник https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2086357.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: совещание рабочее совещание