Мәктәп каникуллары вакытында «Мәдәниятләр диалогы» музее балаларны каршы алды. Анда укучылар өчен чын дуслык һәм үзара аңлашу бәйрәменә әверелгән мавыктыргыч экскурсия оештырылды.
"Мәдәниятләр диалогы" музее җитәкчесе Анжелика Решетова балалар өчен районыбыз мәдәниятләренең күптөрлелегенә багышланган танып-белү дәресе үткәрде. Балалар районда яшәүче халыклар турында зур кызыксыну белән тыңладылар.
Төрле халыкларның, үзләренең уникаль гореф-гадәтләрен, телләрен саклап, тыныч һәм тату яшәвенә, бергә уртак йортыбызның якты төсмерен, күпкырлылыгын булдыруына аерым игътибар бирелде. Балалар кунакчыллык, өлкәннәргә хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү - милләтенә карамастан, барысын да берләштерә торган кыйммәтләр икәнен белделәр.
Очрашуның иң матур мизгеле символик дуслык әйлән-бәйләне булды. Төрле милләт укучылары, кулга-кул тотынышып, әйлән-бәйлән әйләнделәр, музейның төп идеясен - күптөрлелектә бердәмлекне ачык күрсәттеләр. Төрле халыкларның традицион баш киемнәрен киеп карау мөмкинлеге балаларда аеруча соклану уятты.
"Мәдәниятләр диалогы" музеенда очрашу балалар өчен каникулларда күңел ачу гына түгел, ә толерантлык һәм яхшы күршелек дәресе булды, алар аны озакка истә калдырачак.
Нет комментариев