Акция кысаларында мәчеттә генераль җыештыру үткәрелде.
Кичә, Шәгъбан аеның 17 көнендә, Рамазан аена әзерләнү кысаларында, район үзәге мәчетендә "Чиста мәчет" акциясе узды.
Җыештыруга килгән барлык битараф булмаган мөселманнарны мәчетнең имам-хатыйбы Гали хәзрәт Җиһаншин каршы алды.
Эш барысына да җитте: берәүләре тузаннар сөртте, тәрәзәләр һәм ишекләр юды, икенчеләре келәмнәр чистартты, идәннәр һәм диварлар юды.
Бу изге эштә барлыгы 20 дән артык кеше катнашты.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев