Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Аны ачу тантанасында хакимият башлыгы Марат Зиатдинов, районның баш табибы Сергей Мишакин, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин, мәхәллә халкы, район үзәк хастаханәсе табиблары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә дәваланучы дин кардәшләребез өчен намаз уку бүлмәсе эшли башлады. Берничә көн элек шул ук хастаханәдә православ динен тотучылар өчен дә гыйбадәт бүлмәсе ачылган иде. Әлеге бүлмәләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү кысаларында булдырылды. Аларны ачу тантанасында хакимият башлыгы Марат Зиатдинов, районның баш табибы Сергей Мишакин, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин, мәхәллә халкы, район үзәк хастаханәсе табиблары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Намаз уку бүлмәсе төзекләндерелгән, келәм җәелгән һәм бүлмә суык вакытта җылытыла. Дин кардәшләребез биредә тыныч урында биш вакыт намаз укый, сәламәтлек сорап дога кыла, дини әдәбият укый ала...

Имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт район хастаханәсе коллективына дин тотучы пациентларга күрсәтелгән игътибар һәм тудырылган шартлар өчен рәхмәтен белдерде. Аннары ул азан әйтте һәм чарага җыелган мөселманнар катнашында дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам намаз уку