Югары Ослан ханымнарына файдалы киңәшләр
Безнең кинәшләргә игътибар итсәгез, сезгә җиңелерәк булыр дип ышанып калабыз.
- Вазада җиләк-җимеш озаграк бозылмый торсын өчен, янына 1 лимон куегыз.
- Ит яхшы кызсын өчен, кайнар майга аз гына он сибегез.
- Ак ипи белән карасын бергә сакларга ярамый. Икесенең дә тәме үзгәрә.
- Угычтан уылган чи бәрәңгегә, каралмас өчен, шундук аз гына сөт өстәргә кирәк.
- Лавр яфрагын ашта калдырмагыз, ул шулпага әче тәм бирә.
- Каты тәңкәле балыкны 15 - 30 секундка кайнар суга салып алыгыз, җиңелрәк чистарыр.
- Атланмай кыздырганда каралмасын өчен табаны үсемлек мае белән майлагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев