Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан кар әсирлегендә калган

Берничә көн дәвамында барган мул явым-төшемнәр югары осланлыларга бик күп проблемалар китерде. Җәяүлеләргә дә, автомобильчеләргә дә.

Кышкы чорга Югары Ослан авыл жирлеге урамнарыннан юлларны вакытында кардан чистарту өчен МУП «Волжанка» белән килешү төзелгән. Әмма карлы урамнар проблемасы бик акрын хәл ителә.

Бүген төнлә район үзәгендә куп урамнар чистартылды, әмма социаль объектларның территорияләре күбесе кар көртләрендә.  Мәктәп, балалар бакчалары территориясенә килу бик авыр һәм куркыныч. Район үзәге урамнарында яшәуче халыкның хәбәрләре буенча күп кенә урамнар чистартылган, ләкин бик тар, бер-берсенә каршы килә торган ике машинага аерылышу кыен.

Тиздән МУП хезмәткәрләре үз эшләрен җайга салыр дип ышанасы килә, чөнки кышның яртысы гына узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уборка снега снежные заносы