Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан авыл җирлегенең яңа административ бинасы тиздән үз ишекләрен ачачак

Әлеге проект авыл җирлекләрендә Башкарма комитетлар (Советлар) биналары төзү буенча республика программасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Агымдагы елның май аенда подрядчы оешма тарафыннан булачак административ бина территориясен планлаштыру буенча җир эшләре башланды: җир кишәрлеген тигезләү, терәк дивар урнаштыру, ышанычлы фундамент салу. Подрядчы оешма оператив рәвештә бинаның стеналарын торгыздылар һәм түбәсен ябу буенча эшләр башкардылар.

Проект буенча әлеге бинада 3 иркен, якты кабинет, санузел һәм архив өчен бина бар. Электрүткәргечләр буенча эшләр башкарылган, җылылык системасы, радиаторлар, пластик тәрәзәләр, сигнализация системасы урнаштырылган. Кабинетларда диварлар штукатурланган, кайберләрендә обой  ябыштырылган, линолеум җәелгән, идән һәм түшәм плиткасы җәелгән. 

Бүгенге көндә биналарда  обойлар ябыштыру, идән плиткасы җәю, санузелда кирәкле сантехника урнаштыру эшләре тулы куәтенә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельское поселение новое здание