Яр буе Моркваш авылында бәйрәм концерты узды
Югары Ослан. Татарча

Яр буе Моркваш авылында бәйрәм концерты узды

Авыл халкын «Хәзинә» һәм «САФ» татар иҗат коллективлары сөендерде.

Авыл  халкы алдында беренче тапкыр әле яңа гына эшли башлаган Фидания Нурисламова җитәкчелегендәге «Хәзинә» фольклор коллективы һәм тиздән үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтәчәк «САФ» иҗат төркеме  чыгыш ясады.

Артистлар башкаруындагы җыр- биюләр күңелле инсценировкалар, такмаклар белән алмашынды.

Залда тамашачылар аз булса да, һәр чыгыш эмоциональ һәм күңелле булды, көчле алкышларга күмелде.

Сәгать ярымнан артык дәвам иткән концерт программасы  тамашачыларны рухландырды һәм язгы кәеф бүләк итте.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


концерт саф бәйрәм концерты хәзинә

Нет комментариев