Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юл халкы этнографик экспедицияне каршы алган

Экспедициянең җитәкчесе - доцент, сәнгать белеме кандидаты Наилә Галим кызы Агдеева.

Узган атнада Яңа Юл бистәсендә яшәүчеләр этнографик экспедиция белән таныштылар, аның составында студентлар - этномузыка белгечләре, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе музыкантлары һәм Казан консерваториясе композиторы бар иде.

Экспедиция - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты кысаларында консерватория тарафыннан үткәрелә торган "Россия халыкларының яшьләр өчен музыкаль традицияләре" проекты чараларының берсе.
Кунаклар «Сабантуй алдыннан буләк җыю» бәйрәменең шаһиты булдылар.

Авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова авылда үткәрелә торган «Нәүрүз»,  «Каз өмәсе», «Каурый омәсе», «Кызыл йомырка» бәйрәмнәре турында сөйләде. Аннары студентлар Яңа Юл бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты. Бистәнең абыстае Сания Сөләйманова мөнәҗәтләр һәм догалар укыды, аларны студентлар бик игътибар белән тыңладылар һәм яздырдылар.

Очрашу ахырында кунаклар чараны оештыручылар белән әңгәмә кордылар. Экспедиция әгъзалары соравы буенча төрле тематикага җырлар һәм такмаклар яңгырады. Студентлар, үз чиратында, күргәннәрне һәм ишеткәннәрне бик тырышып теркәделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Народные традиции этнографическая экспедиция