Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа юл балаларын ишегалды уеннары белән таныштырдылар

Яңа юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова фикеренчә, ишегалды уеннары - буыннан-буынга тапшырыла торган халык уеннары.

Җәйге каникулларның иң матур көннәренең берсендә  Сәрия Ефимова авыл клубы каршындагы мәйданда җирле балаларны җыйды һәм алар өчен «безнең ишегалды уеннары»дигән хәрәкәтчән уеннар бәйрәме үткәрде. Сәрия Әграт кызы балаларны әти-әниләре уйнаган уеннар белән таныштырды, шулай ук милли бәйрәмебез-Сабантуйга хас уеннар оештырды. Спорт дәрте һәм җиңү теләге балаларны тартып алды. Уеннарга оныклары белән бәйрәмгә килгән өлкәннәр дә кушылды.

- Мондый уеннар сәламәтлек өчен генә файдалы түгел, ә максатка ирешүдә кыюлык, җитезлек, үҗәтлек тәрбияләү өчен дә, ягъни шәхес формалашу өчен дә кирәк, - ди чараны оештыручы Сәрия Ефимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: народные игры