Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Хокукларыгызны беләсезме

...

Сатып алучылардан  түбәндәгеләрне таләп итәргә ярамый.

-Сумканың яисә кесәләрнең эчтәлеген күрсәтергә. Каравылчы яки кибет хезмәткәрләре бу турыда сорарга гына мөмкин, әмма сезнең баш тартырга хакыгыз бар. Гражданнарны һәм аларның шәхси әйберләрен карау бары тик полиция хезмәткәрләре генә эшли ала. 

- Сумкаларны саклау камерасында калдырырга. Сумкагызны камерада калдыруны яки аны сәүдә залына алып керүне сез үзегез хәл итәсез. Әгәр калдыргансыз икән - димәк, кибет белән саклау турында килешү төзелгән санала һәм ул әйберләрнең сакланышы өчен җаваплы.

 - Залда очраклы рәвештә ватылган товар өчен түләргә. Әгәр дә сез товар өчен түләмәгән һәм чек алмаган икән, кибет, товар хуҗасы буларак, аның очраклы ватылуы яки зарарлануы өчен үзе җаваплы. Кибетнең, товарны аңлы рәвештә яки тупас саксызлык аркасында җимергәннәренә дәлиле бар икән, зыянны түләтергә мөмкин. Мәсәлән, сатып алучы исерек булып, залда тәртипсезләнсә яки товарлар белән саксыз эш итсә. 

- Коляска белән залга кермәскә. Балалар коляскалары булган гражданнар халыкның аз мобильле категориясенә керә. Аларның барысының да бертөрле хокуклары бар һәм аларның хәрәкәтенә комачауларга ярамый.

-Фотога һәм видеога төшермәскә. Сәүдә объектларында кулланучылар мәгълүматны теләсә нинди законлы ысуллар белән эзләргә һәм алырга мөмкин, шул исәптән товарны фотога төшерү юлы белән дә. Искәрмә - сатучы тарафыннан билгеләнеп, кулланучыларның ирекле керү өчен тыелган урыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев