Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Волонтерлар интернатта кунакта

Югары Ослан интернат-йортына Өлкәннәр көне алдыннан Иннополис шәһәренең мәктәп һәм лицей укучылары кунакка килде.

Балалар башкаруында шигырьләр, җырлар, биюләр  тәрбияләнүчеләргә яхшы кәеф, рухи шатлык бүләк итте. Алар балаларга кушылып җырладылар, биеделәр һәм үзләренең кунакларын җибәрергә дә теләмәделәр. Интернаттагы һәр  тәрбияләнүчегә  татлы бүләкләр өләштеләр. 

"Мондый бәйрәмнәр безнең яшәүчеләргә бик кирәк, алар зарыгып көтеп алалар, аларны онытмау, игътибар күрсәтү, үзләренең кирәкле булуларын тою- күркәм күренеш, аларга яхшы йогынты ясый - ди интернат директоры Тәнзилә Васильева. - Балалар башкаруында концерт номерларын социаль хезмәтләр алучылар аеруча яхшы кабул итә! Алар безнең интернатта еш кунаклар! Без волонтерларның безгә килергә теләкләрен һәрвакыт хуплыйбыз: биредә яшәүчеләр өчен көзге күңел төшенкелегеннән иң яхшы дару - шатлык".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев