Зоопаркка сәфәр Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов ярдәме белән мөмкин булды.
Мәктәп директоры Лилия Морозенкова әйтүенчә, мәктәп укучылары Казан зоопаркында булдылар, ә аннан соң Казан кафеларының берсендә төшке аш белән сыйландылар.
“Безнең Казан каласына сәяхәтебез Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов ярдәме белән мөмкин булды.Балалар яңа зоопарк , андагы җәнлекләр белән таныштылар, Владимир Владимирович белән аралаштылар, мини-скалодромда йөрделәр, ә аннан соң балаларның яраткан кафесында төшке аш ашадылар.Балалар һәм аларның әти-әниләре Владимир Вавиловка мәктәпкә һәм балаларыбызга даими ярдәм иткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр!”-ди Лилия Эмирҗан кызы.
Владимир Вавилов Введенка Бистәсе мәктәбенә һәм укучыларга файдалы бүләкләр белән даими рәвештә ярдәм итеп килә.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев