Вахитта резинкадан бизәнү әйберләре ясарга өйрәнделәр
Вахит мәдәният йортында кул эшләре буенча кызыклы мастер – класс үткәрелде. Мастер-класс төсле резинкалардан эшләнмәләр үрүгә багышланган иде.
Резинкалардан үрү - күптән түгел барлыкка килгән кул эшенең яңа төре. Кибеттән сатып алына торган төрле төстәге резинкалардан бик җиңел һәм тиз итеп матур һәм ачык бизәнү әйберләре: беләзекләр, кулоннар, муенсалар ясарга була.
Балалар ниһаять гаджетларны читкә куеп, вакытны файдалы итеп үткәрергә булдылар. Төрле төстәге беләзекләр үрү баланың нерв системасы тынычлана, кулларның вак моторикасы үстерә һәм дуслар белән аралашуга стимул булып тора. Андый чараларда балалар үзләренең тәҗрибәләре уртаклаша. Резинкалардан беләзек үрү - балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итә торган мавыктыргыч процесс. Мастер-класста резинкалардан эшләнгән беләзекләр, йөзекләр, брелокларны балалар дусларына һәм туганнарына бүләк итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев