Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта өлкән буын авылдашлар өчен Яңа ел кичәсе узды

31 декабрьдә Вахит мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан дустанә мөхиттә өлкән буын кешеләре өчен «Яңа ел ишек кага» дигән яңа ел кичәсе узды!

Яңа ел бәйрәмнәрендә һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә, һәм без барыбыз да ирексездән әлеге могҗизага ышанабыз - Яңа елны каршылауга эләгәбез.

Бу көнне авыл кешеләре, кунаклары Вахит авылы мәдәният йортында Яңа ел күңел ачу кичәсенә җыелдылар. Матур итеп бизәлгән чыршы тирәсендә бергәләп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Кыш бабай белән Кар кызы конкурслар һәм уеннар үткәрделәр: «Чыршы бизә», «Тылсымлы таяк», «Күңелле бияләй» һәм башкалар. Төрле герой костюмнарына киенгән  артистларны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, бөтен зал аларның чыгышларын кул чабып каршы алдылар. Үзешчән артистлар яңа ел җырлары һәм биюләре белән тамашачыларны шатландырдылар.

Чыгыш ахырында Кыш бабай белән Кар кызы тәмле Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.

Яңа ел бәйрәменең иң озак көтелгән өлеше оттырышсыз лотерея булды.

Кичә яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев