Вахитта Яңа ел кичәсе үткәрделәр
Вахит авылы мәдәният йортында өлкән буын авылдашлары өчен «Яңа ел ишек шакый» дигән Яңа ел кичәсе бәйрәмчә дустанә мөхиттә узды.
Кичәне кунаклар өчен Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова оештырды. Чара күңелле күренешләргә, уеннарга, кызыклы конкурсларга, дәртле биюләргә һәм җырларга бик бай булды. Катнашучылар күңелле бәйгеләрдә һәм уеннарда бик теләп катнаштылар.
Әлбәттә, бәйрәм әкият персонажларыннан башка да узмады, залдагыларның барысын да Кыш бабай белән Кар кызы котларга килде. Теләгән һәркем чыршы янында шигырьләр сөйләде һәм Кыш бабайдан татлы бүләкләр алды.
Бу ял кичәсе өлкән буын кешеләренә һәм балаларга күтәренке рух һәм бәйрәм алдыннан яхшы кәеф бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев