Җәй искиткеч вакыт, бу шат көлүләр, елмаю һәм яхшы кәеф. Җәйге каникуллар вакытында саф һавада үзең өчен кызыклы шөгыль табып кына калмыйча, кызыклы китаплар да укырга мөмкин.
Вахит авыл китапханәсендә балалар өчен җәйге мавыктыргыч уку өчен "Җәй китап белән - библиоканикуллар" күргәзмәсе оештырылды, шулай ук мәктәп программасы буенча классик әсәрләр дә тәкъдим ителде. Болар - күңелле вакыйгалар һәм маҗаралар, рус һәм татар язучыларының әкиятләре һәм башка кызыклы әсәрләр, алар укыганнан соң бик күп якты тәэсирләр калдыралар.
Китапханә барлык балаларны да җәйне файдалы итеп китап укып уздырырга чакыра. Барлык теләүчеләрне китапханәдә көтәләр.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев