Вахит балалары халыкның бурычлары һәм хокуклары белән таныштылар
Югары Ослан. Татарча

Вахит балалары халыкның бурычлары һәм хокуклары белән таныштылар

1992 елның 6 ноябрендә, 34 ел элек, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде.

Татарстан Конституциясе суверенитетны йөртүче һәм республикада бердәнбер хакимият чыганагы аның күпмилләтле халкы булуын беркетте. Вахит авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Балаларга конституция турында» мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрде.

Китапханәче балаларга Конституция – ул илнең төп законы, анда халык мәнфәгатьләрен яклау, хокуклар, гарантияләр тасвирлануын сөйләде. Балалар республикада Конституция кабул ителү тарихы белән таныштылар, гражданның нинди хокуклары һәм бурычлары булуын белделәр. Ике командага бүленеп, балалар хокукый викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар.

Чарага китапханәдә “ТР Конституциясе битләре буенча” дип аталган китап күргәзмәсе дә әзерләнгән.


Нет комментариев