Үзәк ктапханәдә Әниләр көненә күргәзмә оештырылды
Россиядә билгеләп үтелә торган бик күп бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу көн беркемне дә битараф калдырмый. Ул безнең тормышыбыздагы иң мөһим кешене - бу көнне генә түгел, елның һәр көнендә игътибарга һәм кайгыртуга лаек булган әниләрне искә төшерү өчен булдырылган.
Ана мәхәббәтенең көче турында бик күп әсәрләр язылган. Әниләрнең өй учагын саклаучы, тугры хатын, мохтаҗларны яклаучы һәм балаларны тәрбияләүче буларак әкиятләрдә, җырларда, шигырьләрдә һәм романнарда сурәтләнгән.
Әлеге бәйрәм алдыннан район үзәк китапханәсе «Әни дигән сүздән дә, изге гүзәл сүз юк» дигән китап күргәзмә-күзәтүе әзерләде.
Күргәзмәдә мәшһүр язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләре куелган. Аларда яратучы һәм кайгыртучан, аңлаучы һәм кичерүче, сабыр һәм басынкы, назлы, шулай ук авыр вакытларда нык һәм батыр булган әниләр сурәтләнә. Бу образлар аларның ачык йөзлеген һәм юмартлыгын чагылдыра.
Китапханә хезмәткәрләре барыбызны да әниләр турында әсәрләр, шигырьләр укырга, җырлар тыңларга һәм әниләребезне бу искиткеч бәйрәм белән котлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев