Үзәк китапханә күргәзмәгә чакыра
30 августта Татарстан халкы дәүләтчелек тууны – Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итә.
Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. Бу бәйрәмне күпмилләтле төбәгебездә яшәүче һәркем хөрмәт итә һәм ярата.
Үзәк район китапханәсендә “Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!” дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе эшли башлады, ул республикабызның тарихы,еллар дәвамында ирешкән уңышлар, хәзерге вакытта бара торган казанышлар һәм мөһим вакыйгалар белән таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев