Укучылар коррупция каршы белемнәрен ныгытты
Район үзәк китапханәсендә яшьләрне коррупциягә каршы тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Коррупциягә каршы бергәләп» дигән интерактив-хокукый уен узды.
Чарада Югары Ослан урта мәктәбенең һәм гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Советының оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе Надежда Пичугина мөрәҗәгать итте. Ул коррупциянең барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган җинаять күренеше булуын сөйләде, һәм коррупция Дәүләт төзелешен какшатуын һәм ул таралган илләрнең икътисадый үсешен акрынайтуын ассызыклады. Ул шулай ук Россия Федерациясенең «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законының кайбер маддәләре турында да искәртте.
Аннары хокукый уен башланды, аның барышында «Водолазы» - гимназия, «Ревизор» - мәктәп төркемнәре тарих, рус классик әдәбияты, халык иҗаты, Ватан киносы һәм хокук темаларын үз эченә алган биш бирем алдылар. Укучылар ришвәт турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, коррупция темасына бәйле әдәби әсәрләрне, аларның авторларын атадылар. Киләсе биремдә аларга киношедеврларны ачыкларга һәм фильмнардагы фразалар буенча аларның исемнәрен билгеләргә кирәк була. Капитаннар конкурсы балаларның коррупция мәсьәләләрен ни дәрәҗәдә яхшы аңлауларын күрсәтте. Соңгы биремдә яшүсмерләр креативлык күрсәттеләр: аларга коррупциягә каршы шигарь уйлап табарга һәм аны рәсем белән тулыландырырга кирәк иде. Уен мавыктыргыч узды, өлкән сыйныф укучылары үзләренең иҗади сәләтләрен, төрле чыганаклар белән эшли белүләрен һәм бергәләп хезмәттәшлек күнекмәләрен күрсәттеләр.
Чара азагында уен турында фикер алышу һәм йомгак ясау булды, аның нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган гимназия төркеме җиңүче дип табылды. Катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар, ә мәгариф оешмаларына актив хезмәттәшлек һәм яшьләрне тәрбияләү буенча уртак чаралар оештырган өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев