Хуҗасыз яки шикле әйберләр (сумка, рюкзак, тартма, пакет) табылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим.
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ:
- табылдыкка тимәскә һәм аны ачмаска
- аны башка урынга күчермәскә
- балаларны якын китертмәскә
- табылдык янында башка әйберләрдән файдаланмаска
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК:
- куркынычсыз арага китәргә
- тирә-юньдәгеләрне кисәтергә
- мөмкин булганча табылдык янына килүне чикләргә
- 112 номеры буенча ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итәргә
Куркыныч тудырган билгеләргә игътибар итегез:
- чыбыклар яисә электрон элементлар
- текелдәү, табылдыктан төрле тавышлар килү
- гадәти булмаган ис
- предметның гадәти булмаган урында булуы
Төп кагыйдә:
ТИМӘСКӘ – ЯНЫННАН КИТӘРГӘ - ХӘБӘР ИТӘРГӘ!
Үзегезне һәм башкаларны саклагыз!
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев