Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Туган телебезне үстерүгә бездән өлеш

ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча муниципаль берәмлекләр арасында республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.

500 000 сумлык Грант алу өчен сайлап алу конкурсына гаризаны Югары Осланның «Кояшкай” балалар бакчасы - билингваль белем бирү буенча республика база мәйданчыгы, Югары Ослан гимназиясе һәм Печищи мәктәбе бирделәр.  Әлеге мәктәптә ел саен укучыларның 100% ы «Туган тел» буларак «татар теле» һәм «татар әдәбияты» фән өлкәсен сайлый.

Район этабында җиңүгә әлеге белем бирү учреждениеләре 2021 елда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын оештыру һәм үткәрү буенча  һәм соңгы 3 елда үткәрелгән чараларның сыйфаты һәм сан ягыннан нәтиҗәлелеге буенча лаек булдылар.

Республика күләмендә җиңүчеләр исемлегендә Югары Ослан гимназиясе һәм «Кояшкай” балалар бакчасы булды.

Югары Ослан гимназиясендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елында телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү буенча күпкырлы эш алып барыла. Әмма бүген аларга гимназиянең бердәм тапшырулар челтәре булдыру проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирүче, шул исәптән чаралар комплексын тормышка ашыруның техник шартларын координацияли һәм тәэмин итә торган тел һәм мәгълүмат мохите булдыру җитми.

Яңа проект гимназия базасында радиостудия оештыруны күздә тота. Анда һәр милләт укучысы үз халкының милли мәдәнияте элементлары белән радиопрограммалар төзүдә катнаша ала. Проект балалар, педагоглар, шулай ук ата-аналар катнашында танып-белү, үстерү һәм этномәдәни чаралар комплексын үз эченә ала.

Радиостудия булу туган телләр буенча белем бирү программаларын уңышлы гамәлгә ашыру өчен генә түгел, ә туган телләрдә аралашу үсешенә, шулай ук гимназия укучыларының туган телләрен куллану диапазонын киңәйтүгә дә ярдәм итәчәк. Эфирга дүшәмбедән шимбәгә кадәр чыгу планлаштырыла. Радиостудияне урнаштыру өчен җиһазларга мөмкинлек бирә торган буш мәйдан бар.

Гөлгенә Дәүләтшинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Победа в конкурсе татар теле