Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Терроризм –кешелекнең глобаль проблемасы

Бүген, мөгаен, безнең планетабызда теге яки бу дәрәҗәдә террорчылык проблемасы турында фикер алышмаган урын юктыр.

XX гасыр ахырыннан "террорчылык" сүзе журналлар һәм газеталар битләреннән төшми, даими рәвештә телеэкраннардан һәм радиоэфирда яңгырый. 

Югары Ослан китапханә хезмәткәрләре террорчылыкны профилактикалау һәм экстремистик уйларны таратуны булдырмау эшчәнлеге кысаларында мәктәп укучылары өчен “Терроризм - курку территориясе” дигән чара үткәрде. 

Чара барышында китапханәчеләр яшүсмерләргә "терроризм" сүзенең мәгънәсе, аның төрләре һәм максатлары турында сөйләделәр. Әгәр ату тавышлары ишетелсә, таныш булмаган предметлар күргәндә нишләргә кирәклеге хакында аңлатып үттеләр. Балалар җәмәгать урыннарында, транспортта, урамнарда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Укучылар игътибарына әлеге тема буенча китаплар тәкъдим ителде. Ә чара ахырында «Терроризм - кешелекнең глобаль проблемасы» -документаль фильмын карау оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев