Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Телләр турындагы закон”ны тормышка ашыру юлында

Бүген Югары Ослан гимназиясендә игътибар ике елдан бирле эшләп килә торган татарча тәрбия һәм аерым фәннәр татар телендә укытыла торган сыйныфларга юнәлдерелде.

Мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы гимназиядә булды. Ул уку процессының һәр ягы белән кызыксынды: татар теле, музыка, хезмәт, рәсем дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә татар теленең кулланылыш дәрәҗәсен, укытучыларның әзерлеген, укучыларның дәресләрдәге активлыгын күреп бик кәнагать булып калды.

"Хезмәттәшләремә олы рәхмәтемне белдерәм. Алар арасында татар сыйныфлары җитәкчеләре Алсу Рәшит кызы Сибгатуллина (2 кл.), Резедә Рашат кызы Тазиева (1 кл.), татар теле укытучысы, яшь укытучыларның остазы Рузалия Әнвәр кызы Җиһаншина бар. Ә инде гимназия директоры Зөһрә Гомәр кызы Айзатвафинага милли сәясәтне тормышка ашыру буенча күрсәткән хезмәтләре өчен зур рәхмәтләребезне юллыйбыз", - дип сөйләп бирде үзенең күргәннәре белән уртаклашып, Гөлгенә ханым Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев