Татарстанда  сәламәтлек саклау буенча бердәм контакт-үзәк эшли башлады
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда сәламәтлек саклау буенча бердәм контакт-үзәк эшли башлады

...

558-03-03 номеры буенча шалтыратып, пациентлар медицина ярдәме күрсәтү һәм оештыру белән бәйле сорауларга җаваплар алырга мөмкин. Алар арасында - поликлиникага беркетү, ташламалы дарулар белән тәэмин итү, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү принциплары, хезмәтләр күрсәтү сыйфаты һәм башкалар.

Контакт-үзәкнең эш режимы: тәүлек буе, ялларсыз. Шалтырату бушлай.

Игътибар!!!  Контакт-үзәк тест режимында эшли. Шуңа бәйле рәвештә сервис эше стартында барлыкка килергә мөмкин булган техник проблемаларга аңлау белән каравыгызны сорыйбыз. 

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев