Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда яшәү минимумы артачак

Республика Хөкүмәте 2025 елга яшәү минимумын арттыру проектын әзерләде.

Татарстанда яшәү минимумын 2025 елга хәзерге 13 135 сумнан 15 073 сумга кадәр арттырырга җыеналар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Шул рәвешле, документ кабул ителгән очракта, җан башына яшәү минимумы күләме 14,7%тан артыкка артачак.

Хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы 14 317 сумнан 16 430 сумга кадәр, пенсионерлар өчен - 11 296 сумнан 12 963 сумга кадәр, ә балалар өчен 12 741 сумнан 14 621 сумга кадәр күтәрү күздә тотыла.

Карар проекты республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Ул коррупциягә каршы экспертизаны 22 июльгә кадәр узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев