Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татар халкының көнкүреше белән Яңа Болгар авылы музеенда танышырга була

Авыл клубында урнашкан музей бүлмәсе татар халкының көнкүреше турында сөйләүче экспонатларны үзендә саклый.

- Этнографик  булмәне мин  татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән балаларны  якыннанрак таныштыруны күздә тотып оештырган идем. Биредә халкыбызның милли йөзен билгеләүче, үткәнен, гореф – гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы экспонатлар тупланган. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайбер әйберләр инде авылларда да бик сирәк күрәсең. Шуңа күрә дә чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шул максат белән музейда әледән – әле чаралар  оештырыла. Әңгәмәләр вакытында, төрле чараларга әзерләнгәндә, халкыбызның тормышы – көнкүрешенә караган төшенчәләр, әйберләр турында аңлатканда, экспонатлардан файдалану бик тә уңай. Аңлашыла да, истә дә кала. Әйтик, бала итәкле күлмәк, калфак, коштабак, ипи көрәге, кызыл башлы сөлгеләр турында сүз барганда, аларның һәрберсен күреп  калырга гына түгел, тотып карарга мөмкинлек бар, - ди музейны туплаган авыл мәданият йорты мөдире Айгөл Нуриева.

Чыннан да, әби - бабаларыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен балаларга  җиткерүдә музей эшчәнлегенен  роле бик зур. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мини-музей Яңа Болгар авылы музейная комната