Табигатьтә шөпшәләр бик күбәйде, сизәсезме?
Әгәр сез аллергиягә дучар булсагыз, бу бөҗәкләр сезнең сәламәтлегезгә күңелсезлекләр китерергә мөмкин.
Кагыйдә буларак, шөпшә ризык һәм парфюм исләрен җәлеп итә. Ялда яланаяк йөрмәгез, һәрвакыт бөтен ризыкны тыгыз итеп ябып куегыз. Ялда һичшиксез үзегез белән дарулар алыгыз, анда антигистамин препаратлары булырга тиеш.
Әгәр дә сезне шөпшә тешләсә, чакса:
- кичекмәстән водород яисә спиртлы теләсә нинди сыеклык белән тешләү урынын эшкәртергә кирәк була;
- шешенүне басар өчен боз куярга;
- теләсә нинди антигистамин препараты кабул итәргә
Кайбер очракларда ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, мәсәлән, көчле аллергия реакциясе барлыкка килсә:
- башны яисә авызны тешләсә
- шешенү һәм тимгелләр (сыпь) тәнгә таралса;
- йөзе шешенсә;
- буылу, баш әйләнү барлыкка килсә;
- күңел болганса һәм косу күзәтелсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев