Табиблар Югары Осланлыларны сәламәтлекләрен сакларга һәм диспансеризация үтәргә чакыра
Наркологлар һәм онкологлар искәртеп узганча - дәвалау никадәр иртәрәк башланган булса, ул шулкадәр нәтиҗәлерәк булачак.
Авыру наркологка мөрәҗәгать итсә дә, консультация һәрвакытта да исәпкә куелуга китерә, дип уйлау дөрес түгел. Наркологик ярдәм сәламәтлеккә зыян салуны, җитди социаль, шул исәптән чикләү нәтиҗәләрен дә булдырмаска ярдәм итәчәк. Республикада күп балалы гаиләләр өчен «Аек ноктасы» (“Точка трезвости”) программасы эшли. Дәвалау чараларына башлангыч стадияләрдә җәлеп итү мөһим, кешенең теге яки бу сәбәп аркасында даими рәвештә исерткеч эчемлекләр куллана башлавы, нәкъ менә шул вакытта сәламәтлек өчен бәйлелек үсешен һәм алга таба авыр нәтиҗәләргә китерүне булдырмаска мөмкин! Иң мөһиме, безгә игътибарлы һәм битараф булмаска, ярдәм кулы сузарга тиешле кешеләр яныннан узмаска кирәк!
Ә Республика онкологлары "соры зона" пациентлары белән эшне көчәйтүгә чакырды, аларда инде яман шеш ачыкланган, кызганычка каршы, алар сәламәтлекләренә җитди карамыйлар һәм динамик күзәтү өчен табиб чакыруына җавап бирмиләр. Вакытында ачыкланган рак яки яңа барлыкка килгән шешләрне оператив дәваланган очракта да, тормыш сыйфатын югары дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә ел саен диспансеризация, диспансер күзәтүе һәм профилактик медицина тикшерүләре үтәргә кирәк.
Диспансеризациягә үзеңнең участок терапевты аша язылырга мөмкин.
Бу һәм башка мәсьәләләр турында Югары Ослан район хастаханәсендә район башлыгы М. Зыятдинов, республика онкогология клиникасы баш табибы И.Хидиятов, республика наркология диспансеры баш табибы Р.Үткельбаев, Казан шәһәренең Н.Садыйков исемендәге хастаханә баш табибы А.Делян катнашында зур киңәшмәдә сөйләшенде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры М.Миңнуллин кушуы буенча районнарга ярдәмләшү кысаларында оештырылды.
Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары һәм районның ФАП мөдирләре чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев