Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Суд приставына кабул ителүгә - алдан язылырга кирәк булачак

Яшәешебезгә кергән барлык яңалык, еш кына уңайсыз була, әмма заманабыз таләпләре тәртип һәм вакытны сарыф итмәс өчен үзгәрешләр кертүне кирәк дип саный.

Суд приставлары хезмәтенең район бүлегендә хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 1 декабреннән гражданнарны кабул итү режимы үзгәрә. Хәзер ул алдан язылу буенча гына үтәчәк. 

"Гражданнарны кабул итү режимы бөтен республика буенча безнең хезмәтнең 20 бүлегендә берьюлы үзгәрә. Әйе, бәлки, кайбер гражданнарга бу беренче карашка катлаулы һәм уңайсыз булып тоелыр. Ләкин, киресенчә, гариза бирүчеләрнең вакытын янга калдыру гына түгел, ә сөйләшү предметын белеп, килгән кеше белән очрашуга алдан ук әзерләнергә дә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, гражданнарга чиратта кабул итүне көтәргә туры килмәячәк, чөнки ул үзе уңайлы вакытны сайлый алачак. Оператив башкаруны таләп иткән ашыгыч сорауларны дежур хезмәткәр кабул итәчәк", - дип хәбәр итте Россия ФССП ТР буенча Югары Ослан РОСП җитәкчесе Святослав Баскаков.

 Билгеләп үтик, кабул итүгә суд приставлары хезмәте сайтында  язылырга мөмкин булачак, "Сервис" бүлегендә "Шәхси кабул итүгә язылу" (Запись на личный прием) битен сайларга һәм ЕСИА аша авторизацияләнергә, аннары кабул итү урынын һәм вакытын сайлап, электрон чиратка язылырга кирәк. Үзегез  күрсәткән электрон почтага кабул итү турында талон-белдерү киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев