«Стрессыз татарча сөйләшәбез»: хобби һәм мавыгулар - нәрсә яратуыбыз турында
Югары Ослан. Татарча

«Стрессыз татарча сөйләшәбез»: хобби һәм мавыгулар - нәрсә яратуыбыз турында

Проектның яңа чыгарылышы - буш вакыт турында. «Югары Ослан Медиа» хезмәткәрләре үзләренең мавыгулары турында татар телендә сөйлиләр.

Исәнмесез, дуслар! Бүген бездә үзенчәлекле чыгарылыш. Без һәрберебезнең буш вакытта нәрсә эшләргә яратуы турында сөйләшәчәкбез. Кемдер җырлый, кемдер бәйли, кемдер иртән йөгерә яки яңа сәфәр өчен чемодан җыя. Һәм бүген безнең редакция хезмәткәрләре үзләренең мавыгулары турында сөйләячәкләр.

Без укытучылар яки отличниклар булганга түгел. Чөнки тел - ул кагыйдәләр һәм күнегүләр генә түгел. Бу әле безгә чын-чынлап кадерле, күңелгә якын әйберләр турында сөйләшү дә. Тормышыбызны җылырак һәм кызыклырак итә торган шөгыльләр турында.

Наталия Бузунова: мин җырлыйм, велосипедта йөрим һәм китаплар укыйм

- Мин җырларга яратам – Ялюблю петь. Җырлау миңа рәхәтлек китерә. Минем җырлаганда кәефем күтәрелә. Бу сәхнә һәм чыгышлар турында түгел. Бу җырның сулыш алырга ничек ярдәм итүе, аның фикерләрне ничек җайга салуы һәм көчләрне кире кайтаруы турында. Җырлыйсың - һәм күңелгә җиңеллек килә.

Ә тагын мин велосипедта йөрергә яратам

Ә тагын мин велосипедта йөрергә яратам -  А ещё я люблю кататься на велосипеде. Велосипедта йөрү - минем өчен ял. Мин йөргәндә табигатьне күзәтәм. Җил, юл, таныш урамнар - һәм син яңадан үзеңне үз урыныңда хис итәсең.

Ә тагын мин китап укырга яратам. А ещё я люблю читать книги. Мин детективлар укыйм. Я читаю детективы. Монда ниндидер үзенчәлекле нәрсә бар - табышмаклар чишәргә, сюжет артыннан күзәтергә һәм китапны соңгы битенә кадәр укырга.  

Диана Салихзанова: бәйлим, фотога төшерәм һәм әзерлим

- Мин бәйләргә яратам. Я люблю вязать.  Бәйләү - ул минем ялым. Мин бәйләүдән тынычлык алам. Вязание - мой отдых.

Элмәк артыннан элмәк, кулда энәләр, тынлык - һәм бөтен борчулар каядыр китә. Ә аннары яраткан кешеләрең өчен үз кулларың белән бәйләгән җылы әйберләр барлыкка килә.

Мин фотога төшерергә яратам - Я люблю фотографировать. Мин матур мизгелләр табып, аларны фотога төшерәм. Бу миңа шатлык китерә. Кайвакыт бер кадр да җитә - елмаю, очраклы караш, ул көн озакка истә кала.

Һәм тагын бер мавыгу - ашарга пешерү. Я люблю готовить. Ашарга әзерләү -минем өчен сәнгать. Мин үз гаиләм өчен әзерлим. Чөнки якыннар өстәл артына җыелгач, теләсә нинди ризык та үзенчәлекле, тәмле була.

Һәм тагын бер мавыгу - ашарга пешерү. Я люблю готовить.

Наилә Акбирова: походлар һәм сәяхәтләр

- Мин походларга йөрергә яратам. Я люблю ходить в походы. Походта мин табигатьтә булам, табигать белән бердәмлекне тоям. Учак, палатка, елга өстендә таң ату - болар барысы да гади һәм әһәмиятле кыйммәтләрне хәтерләтә.

Тагын мин сәяхәт итәргә яратам - И ещё я люблю путешествовать. Сәяхәт - минем тормышым. Мин яңа урыннар, яңа шәһәрләр һәм яңа кешеләр күрергә яратам - болар барысы да дөньямны зурайта, киңәйтә.

 Бүген без үзебезнең мавыгуларыбыз турында сөйләдек. Кемдер җырлый, кемдер бәйли, кемдер фотога матур мизгелләрне төшерергә ашыга яки кызыклы сюжетлы китап укый. Һәркемнең – үз мавыгуы. Һәм һәркемнең бу   “үземнеке” татарча аеруча җылы яңгырый.

Сау булыгыз – До свидания! Киләсе чыгарылышта очрашканчыга кадәр!


Нет комментариев