“Югары Ослан Медиа” Социаль челтәрләр редакторы Наилә Акбирова балалары белән җылы сүзләр өйрәнә.
«Стрессыз татарча сөйләшәбез»нең алтынчы чыгарылышы бигрәк тә өйдәге кебек җылы килеп чыкты. Бүген үз гаиләсе турында хезмәттәшебез Наилә Акбирова һәм аның балалары Кәрим белән Лия сөйли һәм безнең белән бергә татар телен өйрәнә.
Исәнмесез, дуслар! - дип сәламли безне Наилә. - Бүген без гаилә турында сөйләшәбез. Сегодня мы говорим о семье.
Һәм шунда ук кунакка җыенабыз.
Без әбигә кунакка килдек. Әйдәгез, бергәләп керәбез – Мы пришли в гости к бабушке, давайте зайдем вместе!

Танышыгыз - бу минем әбием.
Балалар, өйгә кереп, «Исәнмесез!” дип исәнләшәләр. Аннары сүзне Лия ала. Ул, горурланып, әбисенә күрсәтә: “Дуслар, таныш булыгыз - бу минем дәү әнием”,- ди. “Друзья, знакомьтесь - это моя бабушка».
Һәм шунда ук беренче бирем: "Әйдәгез, гаилә сүзләрен кабатлыйк!"- «Давайте повторим слова о семье.
- Әни - мама
- Әти - папа
- Дәү әни, әби - бабушка
- Дәү әти, бабай - дедушка
- Апа – сестра, тетя
- Абый – брат, дядя
- Энекәш - братишка
- Сеңел - сестренка
- Ул - сын
- Кыз - дочь
Лия бу сүзләрне әбисе белән бергә кабатлый - һәм аның өчен бу дәрес түгел, ә җылы, чын сөйләшү икәне күренеп тора. Гаиләдә тел нәкъ шулай кала да: кагыйдәләр аша түгел, ә иң якын кешеләрнең тавышлары, сөйләшүләре аша.
Җөмләләр җыябыз
Сүзләр истә калды - хәзер аларны җөмләләргә җыябыз. Бу уйлаганга караганда җиңелрәк. Лия белән әбисе гадәттәгечә татарча бизәлгән җылы авыл йортында, гаилә альбомын карыйлар. Диварларда - чигелгән сөлгеләр, киштәләрдә - матур бизәкле савытлар, ә альбом битләрендә - балачактан таныш туганнарның йөзләре. Нәкъ менә монда, бу җылы әйберләр һәм йөрәккә якын фотосурәтләр арасында, гаилә турында сүзләр аеруча яңгырый.
- Бу минем әнием – Это моя мама
- Бу минем дәү әнием – Это моя бабушка
- Бу минем абыем – Это мой брат
- Бу минем әтием – Это мой папа
- Минем туганнарым күп – У меня родственников много
Һәр җөмлә - кыска һәм аңлаешлы. Бернәрсәне дә ятларга кирәкми. Кул белән кешегә күрсәтеп: «Бу минем әнием», - дип әйтү дә җитә. Сезне аңлаячаклар. Ә янәшәдә альбом булса - фотосурәтләргә күрсәтеп, анда кем икәнен әйтергә мөмкин. Шулай итеп, сүзләр үз-үзләреннән истә кала, ятламыйча һәм ялгышудан курыкмыйча.

Сүзләрнең ничек дөрес булуы турында
Әби - ул дәү әни яки әби. Икенче сүз теләсә кайсы әбине, туганын билгеләү өчен дә кулланыла. Бабай - дәү әти яки бабай, «әби»гә охшаш.
Үзебездән олырак апаларыбыз турында сөйләшкәндә, татарча ул апа була. Туган апаларны, туганнан туган апаларны шулай атыйлар, гомумән, татарлар өлкәнрәк булган теләсә кайсы кызга яки хатын-кызга шулай хөрмәт белән мөрәҗәгать итәләр.
Татар гаиләсендә, гомумән, җылы мөнәсәбәтләрләр күп. Өлкәннәргә - хөрмәт белән, кечеләргә – наз белән. Һәм бу сүзләр дәреслекләрдә түгел, бәлки гади сөйләшүдә - өстәл артында, кунакта, аш бүлмәсендә яшиләр. Аларны куллана башлау гына кирәк - һәм алар үзләре күңелгә һәм хәтергә кереп калалар.
Иң мөһим гыйбарә
Ә хәзер - иң мөһиме. Гаиләдә иң кирәкле сүзләр: "Мин сине яратам". «Я тебя люблю» дип кабатлагыз.
Лия бу сүзләрне әбисенә әйтә - әбисе аңа елмаеп карый. Тәрҗемәсез дә моның нәрсә аңлатканы аңлашыла.
Бүген сез дә өйдә әйтергә тырышыгыз: "Әби, мин сине яратам!». Әниегезгә дә, әтиегезгә дә, туганнарыгызга да әйтегез!
Мин сине яратам - бу өч сүз өйрәнгән йөзләрчә кагыйдәләрдән артыграк тора!

Нет комментариев