Социаль хезмәткәрләр тәрбияләнүчеләргә кышлыкка яшелчәләр әзерләргә булыша
1 октябрьдән Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган Өлкәннәр ункөнлеге старт алды.
Бу көн өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам күрсәтергә һәм олы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.
Ун көн эчендә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Игелеклелек атнасы” акциясе уздырыла. Анда социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар социаль хезмәт алучыларның бакчаларын һәм фатирларын җыештыруда актив ярдәм итәләр. Акция кысаларында өлкәннәргә ремонт эшләрендә, кышка яшелчә әзерләү буенча бушлай ярдәм күрсәтелә.
Өлкән яшьтәге гражданнар кайгырту һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләрен белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев