Социаль хезмәт алучылар «Красота на дом» акциясендә катнашты
Акцияне Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрделәр.
Өлкәннәр көне - зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне. Бу - безнең барыбызга да олы буынның мәхәббәтебезгә, кайгыртуыбызга һәм игътибарыбызга мохтаҗ булуын аңлатучы бәйрәм. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Островок надежды” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр өчен акцияләр һәм чаралар уздырыла.
Шул уңайдан «Красота на дом» акциясе үткәрелде. Социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсеннән 14 кеше өйләрендә парикмахерларның бушлай хезмәт күрсәтүләрен алды. Өлкән яшьтәге кешеләр эстетик сәнгать осталарының эшләрен шатланып кабул иттеләр, рәхәтләнеп чәч кистерделәр һәм прическалар ясаттылар. Акция өлкән яшьтәге кешеләрнең үз проблемалары турында онытып торуларына һәм үз тормышларының сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән иде.
Социаль хезмәтләр алучылар акцияне оештыручыларга һәм мастерларга рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев