Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Сибгатов Р.Г.” КФКсы “Титан 2ОС.2515-03”ле булды

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре халык арасында бик популяр. Бушлай сәүдә урыннары бирү һәм ярминкәләрдә катнашучыларга транспорт чыгымнарын компенсацияләү нәтиҗәсендә, ярминкәләрдә продукция уртача базар бәяләреннән түбәнрәк сатыла.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Миңнеханов кушуы буенча, яңа сауган сөтне ярминкә мәйданчыкларына илтүне оештыру максатларында, 40 берәмлек 500 литр сыйдырышлы махсуслаштырылган сөт прицеплары “Титан 2ОС.2515-03” сатып алынган. Аны алга таба Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бушлай файдалануга бирәчәкләр.

Махсуслаштырылган сөт прицеплары-цистерналарын алучылар арасында - «Сибгатов Р.Г.» КФХ башлыгы да бар. Ул Югары Ослан муниципаль районында, Казан шәһәре һәм башка зур торак пунктларда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә даими һәм актив катнаша. Ул халыкны тәмле һәм сыйфатлы сөт белән тәэмин итә.

Роберт Гәбдел-Барый улына, гаиләсенә эшендә уңышлар юлдаш булсын. Нык сәламәтлек һәм бәхет телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев