Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Салихҗан» мәчетендә ораторлык осталыгы буенча мастер-класс узды

Очрашуны оештыручылар һәм алып баручылар - педагогика фәннәре кандидатлары, мәдәният институты доцентлары Илсөяр Шиһапова һәм Земфира Ибәтова.

15нче ноябрь, сишәмбе көнне, район үзәге мәчетендә ораторлык осталыгы буенча мастер – класс узды, анда Югары Ослан һәм Кайбыч районнары мәчетләренең имамнары катнашты.

Чара башланыр алдыннан кунаклар һәм коллегалары каршында Югары Ослан районы имам мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады. Ул кыскача район тарихы белән таныштырды, аның территориясендә 11 мәчет барлыгын билгеләп үтте. Кунакларны район башлыгы исеменнән баш архитектор Зәки Минһаҗев сәламләде, ул мондый чараларның бик актуаль һәм кирәк булуын ассызыклады.  “Имамның дөрес һәм матур итеп туган телендә сөйләме, халыкка кирәкле мәгълүмат тапшыруы - авылдашларны дингә җәлеп итүнең төп инструментларының берсе”, - дип билгеләп үтте Зәки Зыятдин улы.

Шуннан сүз руханиларны ораторлык сәнгате нигезләренә өйрәтүчеләргә бирелде.

Биш сәгатькә якын барган дәресләрдә сөйләм, гамәли ситуацияләр һәм ораторлык осталыгын кабул итү турындагы сораулар җентекләп тикшерелде.  Катнашучыларга алып баручы Илсөяр Шиһапова әлеге укытуларның инициаторы булып Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов чыгыш ясавын һәм үз чыгышында дин әһелләре өчен риторик фәнне үзләштерүнең мөһимлеген аңлатуын билгеләп үтте.

- Сезнең эшчәнлегегездә үз сөйләмегезне һәм дикциягезне камилләштерү өстендә эшләү бик мөһим. Сүзләрдә тавышларны дөрес бүлү һәм вәгазьләр укыганда, чаралар үткәргәндә тыңлаучыларга эмоциональ яктан иҗади якын килә белү бик мөһим. Сез, хөрмәтле хәзрәтләр, кешеләр белән эшлисез, шуңа күрә сезнең сүзләрегез һәр кешенең күңеленә үтеп керергә тиеш, - диде ул.

Дәресләрнең икенче өлешендә тыңлаучыларга сулыш күнегүләре буенча практик дәресләр үткәрделәр, шулай ук дөрес сөйләм күнекмәләрен күрсәттеләр, сәхнәдән чыгыш ясарга, чыгышларның текстларын әзерләргә, аудиторияләргә үзләрен күрсәтергә өйрәттеләр һәм методик тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам Сәлихҗан мәчете учеба имамов

2
X