Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Салихҗан мәчетендә Гаилә елына багышланган чара узды

Гаиләне, традицион гаилә кыммәтләрен саклау һәм яклау өлкәсендә Дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Югары Осланның Салихҗан мәчетенә Гаилә елы ябылуга багышланган “Гаилә – бәхет учагы” дип аталган чарага бик күп кунаклар җыелды. Алар арасында районыбызның имамнары, үрнәк гаиләләр, мәктәп укучылары бар иде.

Чара азан әйтеп, бергәләп җәмәгать намазы уку белән башланып китте.

Бәйрәмне ачып, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина үзенең чыгышында гаиләнең һәрбер кешегә кирәкле җылы учак булуын, һәрвакытта да кешегә кайтып сыенырлык нигез, тыныч почмак кирәклеген, ни генә булмасын, кеше гаилә кочагында ял итүен, рухи көч җыюын, күңелен бушатып, күңел җәрәхәтләреннән дәва табуын ассызыклап үтте. Тату, дус, бердәм гаиләләр генә ыру-нәселебезнең абруен арттыруын, сәламәт тормыш нигезен тәшкил итүен әйтте. Гаиләнең татарлар тормышындагы урынын, гаиләдә шәхес тәрбияләү, район мәктәпләрендә укучы татар балалары, аларга белем бирүче укытучылар алдында торган бурычларны билгеләп үтте.

Гали хәзрәт Җиһаншин үзенең үтемле чыгышын яшь буынга – булачак әтиләргә, әниләргә багышлап, диннең гаиләдә тоткан урынын, булачак әти-әниләргә никахның әһәмиятен, балалар үстерүдә диннең ярдәмен, гаиләдә олы буын ата-бабаларыбызның үтемле тәрбиясе турында сөйләде.

Район ЗАГС хезмәткәре Резидә Долганова катнашучыларны районда гаилә елына багышлап үткәрелгән чаралар белән таныштырды.

Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлшат Җиһаншина үзенең чыгышын гаилә кыйммәтләренә, бәхетле гаиләләрнең нигезенә, гаиләдә хатын-кызның роленә багышлады. 

Ак яулыклы абыстаебыз Хәния апа Гәфиятуллина гаиләдә яшь буынны  әхлакый яктан тәрбияләү, намазның әһәмияте турында сөйләп үтте.

Фидания ханым Нурисламова үзенең оныклары Самир, Мирас белән догалар укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, аларга кечкенә кыз – Зифа да кушылды.

Кичәдә күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелде, алар балаларын яратып һәм кайгыртып тәрбиялиләр, җәмгыятебезне ныгытуга үз өлешләрен кертәләр. Шундый гаиләләрдән биш балалы Дамир һәм Эльвира Агишевлар билгеләп үтелде, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Гали хәзрәт һәм Гөлшат абыстай Җиһаншиннар районыбызда аеруча хөрмәткә лаек гаилә. Алар милли җанлы, иманлы, сокланырлык гаилә. Ике уллары, киленнәре, оныклары туган телебезгә, динебезгә, милли йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә тугрылык саклыйлар. Алар әле мөгаллим дә, көздән алып язга кадәр яшенә, картына дин сабаклары укыталар. Җәйге каникуллар вакытында балаларга ислам диненең асылын төшендерәләр.

Дәрәҗәле шәхесләрнең чыгышлары гаилә кыйммәтләрен саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеген тагын бер кат аңларга ярдәм итте.

Бәйрәм хуш исле пылау, тәм-томлы чәй өстәле  артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев