Югары Осланның «Салават күпере” балалар бакчасының өлкән төркемендә балалар Мордовия Республикасы белән танышуларын дәвам иттеләр.
Тәрбияче аңлаешлы итеп һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, үз мәдәнияте, үз көнкүреше һәм үз милли киемнәре булуын сөйләде. Алдагы дәресләрдә балалар мордва милли костюмнары элементлары һәм нәкыш үзенчәлекләре белән таныштылар. Нәкышның һәр бизәге билгеле бер мәгънәгә ия,мәсәлән, ромб - уңдырышлылык символы, зигзаг - су символы.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар “панар” - хатын-кыз күлмәген һәм “паця" - хатын-кыз алъяпкычын бизәкләр белән буядылар. Балалар традицион булмаган техника - төсле дөге белән хатын-кызларның «панго» - баш киемен бизәделәр. Балалар бу иҗади эшкә зур кызыксыну белән җәлеп ителделәр, актив рәвештә фикер алыштылар һәм үз эшләрен күрсәттеләр.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев