“Салават күпере” балалары беренче ярдәмне күрсәтергә әзер
Югары Осланның «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Беренче медицина ярдәме” дәресе узды.
Дәрес беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре белән таныштыру, дөрес һәм вакытында күрсәтелгән беренче ярдәм кешенең сәламәтлеген саклап калырга мөмкин дигән мәгълүматны балаларга җиткерү максатында үткәрелде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төрле күңелсез хәлләрдә: җәрәхәтләр, пешүләр һәм сынулар, азык белән агуланулар булганда, зарарлы бөҗәкләр тешләгәндә ничек дөрес итеп ярдәм күрсәтергә икәнен белделәр.
Әңгәмә азагында балалар «112» номерын искә төшерделәр – ул нинди дә булса ашыгыч оператив хезмәт белән элемтәгә керү өчен шалтыратырга мөмкин булган телефон номеры. Кәрәзле яки стационар телефоннардан «112» номерына кеше ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булган очракта гына, гомеренә, сәламәтлегенә җитди куркыныч янаганда гына шалтыратырга мөмкин.
Балалар күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм мөстәкыйль рәвештә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев