Югары Осланның «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген яхшы аңлыйлар.
Балалар А.Гаффарның "Юынырга яратмаган балык" әкияте һәм К. Чуковскийның "Мойдодыр" шигыре белән таныштылар. Бу әсәрләр шәхси гигиена артыннан күзәтүнең һәм чисталыкны саклауның мөһимлеген ачык күрсәтә.
Балалар хәтта бәләкәй "Мойдодыр" булып, курчакларны да юындырдылар.
Балаларда шәхси гигиена күнекмәләре тәрбияләү аларның сәламәтлеген саклауда төп факторларның берсе булып тора. Бу аларга көндәлек тормышта да, җәмәгать урыннарында да гигиена кагыйдәләрен үтәргә ярдәм итәчәк.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев