Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз, кырыкалдарлар йокламый

Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчанда телефон буенча мәгълүмат сорамый.

Татарстанның социаль фонды телефон аша мошенниклык очраклары арту турында кисәтә.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкын телефон аша мошенниклык очраклары ешаюы турында кисәтә. Җинаятьчеләр, үзләрен Фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, төрле хәйләләр кулланып, гражданнарның шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеген алырга тырыша. 

Шуны истә тотарга кирәк, СФ хезмәткәрләре беркайчан да телефон буенча шәхси мәгълүматлар сорамый. Әгәр берәрсе сездән пенсия түләүләрен яки башка социаль түләүләрне тикшерү өчен мәгълүмат җиткерүегезне сорый икән, бу алдау!  

Казанда яшәүче Нурия Сөнгатова үзенең тарихы белән уртаклашты: «Миңа имеш социаль фондтан шалтыраттылар һәм пенсия арттыруга гариза рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталына керергә тәкъдим иттеләр. Алар паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын һәм хәтта минем аккаунттан парольне күрсәтүне сорадылар. Бәхеткә, мин вакытында СФның контакт-үзәгенә мөрәҗәгать иттем, анда моның алдау булуын расладылар». 

Беркайчан да шәхси кабинетлардан парольләр, банк карталары номерларын һәм башка конфиденциаль мәгълүматларны чит кешеләргә тапшырмагыз. Әгәр сезгә смс-кодлар аша язылырга тәкъдим итәләр икән, белегез - бу мошенниклык схемасы. СФ бүлегенә  язылу Фондның рәсми сайты аша гына башкарыла.  

«Безнең хезмәткәрләр беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүмат сорамыйлар, сылтамалар һәм СМС-хәбәрләр җибәрмиләр. Барлык кирәкле ярдәм социаль фонд клиент хезмәтләрендә, КФҮ яки дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелә", - дип ассызыклады СФРның Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин. 

Мошенниклар шулай ук еш кына пенсионерларга аларның банк счетларының гамәлдә булмавы турында ялган мәгълүмат җиткерә, пенсияне башка счетка күчерергә тәкъдим итә. Әмма пенсия алу ысулын сайлау мөмкинлеге һәрвакыт алучыда кала, ә реквизитларны үзгәртү өчен социаль фонд бүлегенә шәхсән гариза бирергә кирәк. 

СФРның Татарстан буенча социаль түләүләре һәм хезмәтләре турында актуаль һәм тикшерелгән мәгълүмат Фондның рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында: ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegram да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев