Рөстәм Миңнеханов «Волга» М-7 трассасының реконструкцияләнгән участогын ачты
Казан-Мәскәү Казан-Ульяновск яңа чишелеше буенча хәрәкәт ачылу Югары Ослан районы өчен әһәмиятле вакыйга.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдән Уфага кадәр уза торган "Волга" М-7 федераль трассасының реконструкцияләнгән участогын карады. Иннополис шәһәреннән 3,5 км ераклыкта урнашкан әлеге юл өлеше ике полосадан дүрт полосага кадәр киңәйтелде. Бүгенге көндә бу юлдан көн саен 35 меңнән артык автомобиль узарга мөмкин булачак.
Үткәрү сәләтен арттыру өчен участокта гомуми калынлыгы 20 см булган өч катлам асфальт-бетон җәелдерелгән. Моннан тыш, Р-241 Казан-Буа-Ульяновск автомобиль юллары һәм Иннополис шәһәренә керү юллары янәшәсендә "Клевер яфрагы" тибындагы транспорт чишелеше төзелгән. Прорва һәм Сулица елгалары аша күперләрнең йөрү өлешләре дә киңәйтелгән.
Җәяүлеләр өчен дә төзекләндерү эшләренә зур игътибар бирелгән. Татар Борнашы авылы янында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе, шулай ук светофор белән көйләнә торган ике җир өсте кичүе төзелде. Барлыгы автопавильоннар белән алты тукталыш мәйданчыгы төзелде.
Әлеге участокны реконструкцияләү биш елдан артык дәвам итте һәм Чуваш Республикасы чигеннән Яр Чаллыга кадәр М-7 "Волга" трассасын ІВ категориясенә кадәр күтәрергә мөмкинлек бирде.
Юл эшләре тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов юл төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев