Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Россия хакына батырлык

“Zа Победу” проекты кысаларында Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Нәбиулла Шәфигулла улы Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе укучылары өчен “Россия хакына батырлык” патриотик сәгате үткәрделәр.

Проект Президент фондының мәдәни инициативалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Укучыларга Советлар Союзы Герое - Бөек Ватан сугышы елларында Михаил Петрович Девятаевның батырлыгы турында сөйләделәр. "Хенкель-111" самолетында Пенемюнд яшерен немец базасыннан качу нәтиҗәсендә, Девятаев гомерлеккә безнең илнең генә түгел, ә бөтен дөнья тарихына керде. Сугыштан соңгы тыныч тормыш вакытында да легендар шәхес булып калды. Аның язмышы - бөек рух чагылышы, ныклык һәм үз-үзеңне корбан итүгә әзер тору, Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге. 

Укучылар Михаил Девятаев тарафыннан 2002 елда әдәби очрашуда Үзәк район китапханәсе укучыларына бүләк ителгән “Побег из ада”- автобиографик китабы белән таныштылар.

Чара "Солдаты Великой Победы" презентациясен күрсәтү һәм "Догнать и уничтожить" документаль фильмын карау белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев