Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Республикада «Татар кызы - 2022» бәйгесенең финалына әзерлек бара

Финалга чыккан унбер кыз арасында якташыбыз Зилә Минһаҗева да бар.

Республика күләм «Татар кызы – 2022» бәйгесе финалистларының ике атналык әзерлеге дәвам итә. Финалга үтүче кызлар хореография, вокал, нәфис сүз, сәхнә осталыгы буенча дәресләр алалар һәм аш-су, кул эшләре буенча остаханәләрдә катнашалар.

 

Конкурсның финалистлары белән югары дәрәҗәдәге артистлар шөгыльләнә. Бию осталыгына кызларны «Казан» хореография ансамбле педагоглары өйрәтә, «Кул эше»  мәктәбендә татарча чигү буенча остаханәне Татарстан Республикасы атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина үткәргән.

Иртә таңнан кичкә кадәр кызлар төрле очрашуларда катнашалар, лекцияләр тыңлыйлар, экскурсияләрдә булалар, ә аннан соң бәйгене оештыручылар белән үз тәэсирләре белән уртаклашалар.

«Татар кызы – 2022» бәйгесенең республика этабы финалы 11 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында узачак.  Зилә Минһаҗева белән беррәттән матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме финалында «Татар кызы – 2022» исеме өчен Балык Бистәсе, Мөслим, Актаныш, Яшел Үзән, Әтнә, Лаеш районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән кызлар көч сынаша. Зиләбезгә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: финал конкурса татар-кызы

2
X