Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районыбыз мәдәният хезмәткәрләре кабат үз осталыкларын исбатладылар

Югары Ослан районы җыелма командасы Буа районында үткән “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасы ярымфиналында икенче урын яулады.

Модераторлар һәм тренерлар белән тыгыз эшләгән өч көн үз нәтиҗәләрен бирде.

Буа шәһәрендә “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының ярымфиналында районыбызның данын яклап Бакча Сарай мәдәният йорты мөдире Асия Фәйзуллова, Вахит авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова, Яңа Юл авылы мәдәният йорты мөдире Сәрия Ефимова, “Иделкәй” фольклор ансамбле җитәкчесе Илсөяр Мөхетдинова һәм яшь талантыбыз Алинә Салахова чыгыш ясады.

Ике сәгать дәвамында берсеннән-берсе көчле 7 команда җиңү өчен көрәште. Ярыш нәтиҗәләре буенча Югары Ослан районы “Тутырма” командасы 2нче урынны яулады.

Котлыйбыз һәм алдагы ярышларда уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: победа квн централизованная клубная система ШаяРТ