Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

Гадәттәгечә, Шеланга мәктәбенең булачак беренче сыйныф укучыларын Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов котлады.

11 август көнне Шеланга урта мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. «Казан дәүләт энергетика университеты» ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдвард Абдуллаҗанов традиция буенча беренче сыйныфка баручы барлык укучыларга мәктәп кирәк-яраклары салынган мәктәп портфельләре тапшырды.

Котлау сүзләре һәм рәхмәт сүзләре белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, мәктәп директоры Лидия Ледяева, Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров һәм ата-аналар чыгыш ясадылар.

Беренче сыйныф укучыларының очрашуы КДЭУ студент - аниматорлары оештырган кызыклы уеннар белән тәмамланды.

Чыганак: https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2112338.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция "Помоги собраться в школу"