Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда хисап җыеннары башлана

2022 елның 17 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Югары Ослан муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлекләрендә “2021 елда авыл җирлекләренең башкарма комитетлары эшчәнлеге һәм 2022 елга бурычлар” мәсьәләсе буенча отчет җыеннары узачак.

Анда район башлыгы М.Г.Зыятдинов, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм район җитәкчеләре катнашачак. Җыеннар үткәрү графигы район сайтында һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының мәгълүмат стендларында урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен сез шулай ук район җирлекләре башкарма комитетларына һәм район Советы аппаратына мөрәҗәгать итә аласыз. Сезне кызыксындырган сорауны шәхсән үзегез бирергә һәм шунда ук район башлыгыннан һәм төрле хезмәт җитәкчеләреннән җавап алырга мөмкинлегегез бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельские поселения сход граждан